20 июль 2015 яңалыклары
-
Бөгелмәләр яхшы нәтиҗәләргә иреште
18 июль көнне "Динамо" спорт комплексы базасында "Динамо" балалар фонды бүләгенә авыр атлетика буенча 1999 елгы һәм аннан да кечерәк яшүсмерләр арасында "ТР Динамо физкультура-спорт җәмгыяте" иҗтимагый-дәүләт оешмасы беренчелеге булып узды. Ярышларда Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Казан, Бөгелмә шәһәрләреннән 45 кә якын спортчы һәм Башкортстан республикасы, Ульян өлкәсе вәкилләре катнашты....
-
Республика яшүсмерләр спартакиадасында бөгелмәләрне бүләкләделәр
14-16 июль көннәрендә Казан шәһәрендә спорт (ишегалды) командалары арасында III Республика яшүсмерләр спартакиадасы булып узды. Анда республиканың Чүпрәле, Әлмәт, Питрәч, Буа, Мамадыш, Бөгелмә, Түбән Кама, Лениногорск, Нурлат һәм Зәй районнарыннан - 12, Казан шәһәреннән 2 команда катнашты. Ярышлар 7 спорт төре буенча барды: егетләр һәм кызлар арасында аерым стритбол уены,...
-
Бөгелмәдә палаткалы лагерьның икенче сменасы төгәлләнде
Оештыручылар - "Яшьләр сарае" муниципаль учреждениесе, муниципаль район башкарма комитеты яшьләр, спорт һәм туризм эшләре бүлеге, шәһәр хәрби комиссариаты, шәһәр "ФОРПОСТ" иҗтимагый тәртип саклау хәрәкәте үзәге сменаның позитив һәм патриотик рухта узуын искәртте. Программага хәрби хезмәткә әзерләүче физик занятиеләр, пневматик коралдан атулар, Калашников автоматын сүтеп-җыю, экстремаль шартларда ориентлашу, психологик тренинглар,...
-
Бөгелмә аэропорты эшли башлады
Хәзерге вакытта Бөгелмә аэропортында "ЮВТ АЭРО" Татарстан авиакомпаниясе хезмәт күрсәтә. Шушы көннәрдә аэропорттан беренче Бөгелмә-Мәскәү Бөгелмә рейсы ясалды. Киләчәктә җирле аэропортның очу географиясе киңәячәк. Самолетлар белән Санкт-Петербург, Сочи, Нижневартовск, Симферополь шәһәрләренә очып булачак. Авиакомпаниядә 50 урынлык "Bombardier CRJ200" самолетлары эшли.
-
Республика конкурсында Бөгелмә сыер савучысы катнаша
21-22 июль көннәрендә машина ярдәмендә сыер саву осталарының 42 нче Республика конкурсы узачак, дип хәбәр итә Бөгелмә муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе. "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ базасында үткәрелүче әлеге конкурста "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе" ҖЧҖ сыер савучысы Асия Әхмәтҗанова катнашачак. Якташыбызга уңышлар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешүен телибез!
-
Изге Рамазан аен озату
2015 елның 17 юлендә Татарстан Республикасындагы 1400 мәчеттә, Ураза бәйрәменә багышлап, тантаналы чаралар уздырылды, аларда 130 меңнән артык кеше катнашты. Бөгелмә үзәк мәчетендә Ураза гаете көнне бәйрәм намазы алдыннан җирле муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров чыгыш ясады. Ул мөселманнарны изге Рамазан ае тәмамлану белән тәбрикләп, бөгелмәләргә барлык эшчәнлекләрендә...